ТКХ ДМС лидерлары

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

Казан һәм Актаныш элеккечә антилидер позициясендә торалар: ТКХ ДМС системасына җылылык чорына әзерлекнең бер генә паспортын да кертмәгәннәр.  Республика башкаласында 5971 күпфатирлы йорт бар, документлар булмауга караганда, бер генә йорт та җылылык җибәрергә әзер түгел. Актанышта исемлек күпкә азрак – 77 йорт, әмма башкарма комитет бу күләмне дә үти алмаган. Эшкә дә керешмәгән. Антилидерлар исемлегендә Балтач районы да бар.

Ә менә Лаеш районы бер атна эчендә барлык йортларның паспортларын керткән – алар 300 гә якын. Биектау районы да эшне төгәлләгән – 348 әзерлек паспорты.

Бер атна эчендә Питрәчтә актив эшләп алганнар: узган атна күрсәткече – 54, бу атнада – 504. 20 йортның документларын кертәсе калган.

Түбән Камада да уңай үзгәрешләр: 351 йортның паспорты кертелгән – 152 йортка күбрәк.

Барлыгы 10630 күпфатирлы йортка мәгълүмат кертелгән.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International