Профилактик визит инспектор тарафыннан контрольдә тотылучы затның эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча профилактик әңгәмә рәвешендә яисә видео-конференц-элемтә ярдәмендә үткәрелә.
Мәҗбүри профилактик визит уздыру турында контрольдә тотылучы затка аны уздыру датасына кадәр биш эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр ителергә тиеш. Контрольдә тотылучы зат, контроль (күзәтчелек) органына аны уздыру датасына кадәр өч эш көненнән дә соңга калмыйча хәбәр итеп, мәҗбүри профилактик визит уздырудан баш тартырга хокуклы.
Профилактик визит барышында контрольдә тотылучы зат үз эшчәнлегенә яисә аңа караган контрольлек объектларына белдерелә торган мәҗбүри таләпләр, аларның хәвеф-хәтәрлек критерийларына туры килүе, хәвеф-хәтәрлек категориясен киметүнең нигезләре һәм киңәш ителә торган ысуллары турында, шулай ук, куркынычның тиешле категориясенә каравына бәйле рәвештә, контрольлек объектына карата үткәрелә торган контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр ителә.
Профилактик визит барышында инспектор контрольдә тотылучы затка консультацияләр бирергә, контрольлек объектларын хәвеф-хәтәрлек категорияләренә кертү өчен кирәкле белешмәләрне җыярга мөмкин.
Мәҗбүри профилактик визитлар үткәрү билгеле бер өлкәдә эшчәнлек алып баруга керешүче контрольдә тотылучы затларга, шулай ук гадәттән тыш югары, югары һәм сизелерлек куркыныч категорияләренә кертелгән контрольлек объектларына карата каралырга тиеш.
Контрольдә тотылучы затларның Дәүләт хезмәтләре порталы аша профилактик визит уздыруга гариза җибәрү мөмкинлеге барлыкка килде.