Вконтакте постында Торак инспекциясе шәрехләре

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Чаллы пабликларының берсендә ГЭСтагы 2/3 йортка капиталь ремонт ясау турында пост бастырылган. Түбәләрне чистартканда подъезд өстендәге козырекка кар ташы зыян китергән. Йортта яшәүче хатын зарарланган козырекны видеога төшергән һәм: "Менә шундый ремонт...” дип өстәгән.

Әлеге йортта капиталь ремонт тәмамланган, әмма йорт әлегә кабул ителмәгән: Татарстан Торак инспекциясенең "ТКХ фонды" төбәк операторына карата кисәтүләре бар.

Әлеге инцидент буенча идарәче компаниягә кисәтү биреләчәк.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International