Бөгелмә шәһәренең Пионер тыкрыгындагы 10 нчы йорт подъездына керү урынындагы козырек үтеп баручыларның карашларын ирексездән үзенә җәлеп итә. Тузган фасад фонында козырек бик нык аерылып тора: өр-яңа, стильле, төпле эшләнгән.
Подрядчы бик тырышкан һәм бу элементка зур игътибар биргән. Ул бит мөһим функцияләрне башкара. Подъездга керү урынындагы козырек күпфатирлы йортка өстәмә матурлык һәм уңайлылык бирә. Ул ышанычлы, нык булырга, керү юлын явым-төшемнәрдән сакларга, кояш нурларын кире кайтарырга һәм, әлбәттә инде, бина стиленә гармонияле рәвештә туры килергә тиеш.
Әмма Татарстан Торак инспекциясенең соравы бар: ни өчен төп игътибар козырекка бирелгән? Ә бөтен йорт?
Күпфатирлы йортның милекчеләре тарафыннан расланган капиталь ремонт эшләре исемлегендә бинаның фасадына капиталь ремонт, югалган элементларны торгызу турында да күрсәтелгән. Ләкин козырекны гына үзгәрткәннәр, ике подъездның берсендә генә.
Капиталь ремонт буенча төбәк операторы «ТКХ фонды» коммерциясез оешмасына кисәтү бирелде. Хәзер инде стеналарның һәм тышкы ишекнең өр-яңа козырекка туры килүе кирәк.
ТР ДТИ матбугат хезмәте