Газ җиһазлары белән бәйле чираттагы гадәттән тыш хәл. Казанда 10, 6 яшьлек балалар үзләрен начар хис итә башлаганнар. Аларны һәм өченче баласын, сабыйны, Республика балалар клиник хастаханәсенә салганнар. Табиблар сүзләренчә, хәлләре канәгатьләнерлек, аларны хастаханәдән чыгарганнар.
Барысы да Солидарность урамындагы 26 нчы йортта булган. Фатирда газ плитәсе һәм су җылыту колонкасы бар. Соңгы техник хезмәт күрсәтү узган елның 26 декабрендә уздырылган. Гадәттән тыш хәлдән соң тарту көчен тикшергәннәр – ябык тәрәзәләр булганда ул начар эшли. Фатирда плитә белән колонканы заглушка ярдәмендә сүндергәннәр. Күршеләрдә, бөтен стояк буйлап, шулай ук вакытлыча газ сүндерелгән.
Шундый ук хәл бер ай элек шушы ук йортта булган. Ул вакытта бер гаилә шулай ук кислород җитмәүдән зыян күргән. Ике инцидентта да исле газ белән агулануның ихтимал сәбәбе ванна бүлмәсендә вентканалда урнаштырылган мәҗбүри вентилятор булган.
Газ хезмәте, герметиклыгын тикшерү өчен, фатирларда төтен чыгару юлларын төтенләүне планлаштырган.
Торак инспекциясе шуны искәртә: пластик тәрәзәләрне, мәҗбүри вентиляцияне һәм фатирда уңайлыклар тудырырга тиешле башка җиһазларны урнаштыру турында карар кабул иткәнче, белгечләр белән киңәшләшергә кирәк. Иң яхшы нәтиҗә вәгъдә иткән җиһаз сатучыларда түгел, ә идарәче компаниядә һәм газ хезмәтләрендә. Тоелган уңайлылыклар фаҗигагә китерергә мөмкин.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
ТР ДТИ матбугат хезмәте