Диванда кабул итү: Торак инспекциясендә online кабул итү узды

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Автокалада яшәүче идарәче компаниянең гамәлләренә ачулана: ул теркәлгән һәм берүзе яши, әмма хезмәтләр өчен счетлар өч кеше өчен исәпләнә. Идарәче компания ир-атка күршеләре имзалаган актны күрсәтә. Документ нигезендә аның белән бергә хатыны һәм кызы яши килеп чыга. «Мин ялгыз!» - дип раслый ир-ат.

Вәзгыятьне республиканың Баш торак инспекторы тикшерә. Александр Тыгин ир-атны шәхси кабул итүдә тыңлады. Техника шул дәрәҗәгә җитте ки, әңгәмәдәшләр арасында видеоэлемтә урнаштыру проблема түгел. Гариза бирүчегә 200 чакрымнан артык барырга туры килми: ир-ат – өендә диванда, инспекция җитәкчесе – Казанда. Инспекторлар тикшерү үткәрәчәк, аның нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк.

Исегезгә төшерәбез:  online кабул итүгә язылып була. Казанда яшәмәсә дә, республика Торак инспекциясе җитәкчелегенә шәхси кабул итүгә язылырга теләүчеләр өчен дистанцион кабул итү оештырылачак.  «Татарстан Торак инспекациясе» чатында Telegram аша «Оnline кабул итүгә язылырга» кирәк, аннары чат модераторы элемтәгә кереп, язу өчен кирәкле мәгълүматларны сораячак.

 

         ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International