Алабуга шәһәренең Разведчиклар урамындагы 7 нче йортта яшәүчеләрдә идарәче компаниянең гомуми милекне карап тоту буенча үз бурычларына мөнәсәбәте ризасызлык тудыра. Канализациядән су басу, подвалдагы антисанитария, фатирлардагы бөҗәкләр – болар барысы да өйдә яшәү шартларын боза. Алар Татарстанның Торак инспекциясенә зарландылар.
Тикшерү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең дәлилләре расланды. «Созвездие» ИК ҖЧҖ җитәкчесе подвалда гомумйорт милкен тотуда хокук бозулар өчен РФ КоАП 14.1.3 статьясы буенча 25 000 сум күләмендә штрафка тартылды.
Хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше Торак инспекциясе контролендә тора.
ТР ДТИ матбугат хезмәте