Кар төшә – нишләргә?

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Йортларның түбәләреннән һәм балконнарыннан төшкән бозлар өчен кем җавап бирә? Монда «сюрприз»ның кайдан килеп төшүен исәпкә алырга кирәк: торак йорт түбәсеннәнме, торак йортның балконы һәм балкон козырегыннанмы, торак булмаган бина түбәсеннәнме?

Күпфатирлы торак йортларның түбәләре йортның гомуми милкенә керә. Идарә итү ысулына карап, идарәче оешмалар (ИК, ТМШ, ТТК, ТК) яки подряд оешмалары милекчеләр алдында уртак милекне тиешенчә карап тоту өчен җаваплы булалар.

Йортларга тиешле хезмәт күрсәтүгә, түбәләрдәге бозларны һәм сөңгеләрне бетерүдән тыш, шулай ук улакларны һәм тышкы су агызу җайланмасы булган рулон түбәләрдәге асылмаларны кардан чистарту, түбәләрнең барлык төрләрендәге кар элпәләрен, балконнардагы һәм козыреклардагы кар өемнәрен җыештыру керә. Йорт түбәләрендәге боз сөңгеләрен идарәче оешма яки аның белән төзелгән килешү буенча мондый хезмәтләрне күрсәтүче оешма алырга тиеш.

Балконнар һәм балконнарның үзирекле куелган козыреклары КФЙ гомуми милкенә керми һәм торак милекчесенең шәхси мөлкәте булып тора. Аларны карап тоту өчен торак милекчесе дә, идарәче компания дә җаваплы.

Балконнарны һәм балконнарның үзирекле куелган козырекларын карап тоту өчен торак милекчеләре җавап бирүгә карамастан, аларны идарәче компания яки ул яллаган подрядчылар җыештырырга тиеш. Балконның тышкы ягында боз сөңгеләрен күреп, торак милекчесе бу хакта идарәче оешмага язма рәвештә хәбәр итәргә тиеш. Әгәр идарәче оешма бу хәбәрне игътибарсыз калдырса, милекчегә Татарстан Торак инспекциясенә шикаять язарга кирәк. Әгәр дә боларның барысы да эшләнмәгән, ә боз балконнан яки козыректан егылып төшкән һәм зыян китергән икән, милекчене, ким дигәндә, зыянны капларга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр.

Әгәр идарәче оешма түбәләрне һәм козырекларны кардан һәм боздан чистартмаса, бу хакта Татарстан Торак инспекциясенә хәбәр итегез https://gji.tatarstan.ru/priem.htm.

Торак булмаган бинадан төшкән кар һәм бозлар өчен аның милекчесе җавап бирә. Милекчене Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры (ЕГРН) аша табарга мөмкин, ә идарәче компанияне – ТКХ ДМС сайты аша (dom.gosuslugi.ru).

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International