Чаллы шәһәренең Комсомол яр буе урамы, 22 нче йортта яшәүчеләр «Жилкомсервис» ҖКФ идарәче компаниясенең гамәл кылмавыннан арыганнар һәм Чаллы районара торак инспекциясенә күмәк шикаять белән мөрәҗәгать иттеләр.
Тикшерү барышында инспекторлар подвалның тиешенчә каралмавын ачыкладылар: торбалар, җылыту системасындагы задвижкалар һәм краннар коррозиядә, яктырту системасы төзек түгел, лампочкалар скруткаларда эленеп тора. Ә бу бик куркыныч.
Скрутка – ул үткәргечләрне тоташтыруның вакытлы ысулы, ул авыр хәлләрдә генә кулланыла ала. Әйтик, перфораторны тоташтыру өчен розетка булмаса, ә тиз арада эшне башкарырга кирәк булган очракларда. Һәм шул чакта ике чыбык (яки өч, җиргә утырту контуры булса), розетка, скрутка ярдәмгә килә һәм подвал яктыра. Бу йортта исә кыска вакытлы чаралар даимигә әверелгән.
Моннан тыш, подъездларның керү төркемнәрендәге стеналарга буяулар коела, болдыр баскычлары, цоколь җимерек.
Күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен тиешенчә карап тотмаган өчен, «Жилкомсервис» ҖЧҖ идарәче компаниясе директоры РФ КоАП 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 50 000 сум күләмендә штраф билгеләнде.
Моннан тыш, административ хокук бозу турындагы эшне карау нәтиҗәләре буенча идарәче компания тарафыннан киләчәктә закон бозуларга юл куймау һәм контрольне көчәйтү турында күрсәтмә дә кертелде.
ТР ДТИ матбугат хезмәте