Карны кем җыештырырга тиеш? Бу хәл кар көртләренең кайда, кем территориясендә булуына бәйле. Әгәр кар ишегалларында һәм тротуарларда күпфатирлы йорт янәшәсендә булса, бу – йорт яны территориясе. Аны карап тоту өчен идарәче оешма җаваплы һәм, димәк, теләсә нинди хокук бозулар өчен дә җавап тотарга тиешле. ИК яки ТМШ көче белән ишегалды җыештырыла, түбәдәге боз кисәкләре чистартыла, тротуарлар кардан һәм боздан арындырыла.
Шәһәрдә, йорт яны территориясенә кермәгән тротуарларда һәм юлларда кар җыю белән шәһәрнең коммуналь хезмәтләре шөгыльләнә. Алар бит карны җыештыру сыйфаты өчен җаваплы, хәтта эшләрне башкару өчен подрядчылар җәлеп ителгән очракларда да.
Хосусый предприятиеләр, оешмалар һәм объектлар территорияләрен карап тоту өчен аларның милекчеләре җавап бирә.
Җирле үзидарә органнары муниципаль милектәге автомобиль юллары өчен җаваплы була.
Ишегалларында кар чистартылмаса, Татарстанның Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ТР ДТИ матбугат хезмәте