Стеналар һәм почта тартмалары өчен 50 мең сум

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Казаннан идарәче компания директорына 50 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Сәбәбе: лицензия таләпләрен бозу, милекчеләрнең шикаятьләрен һәм закон таләпләрен санга сукмау.

Татарстанның Торак инспекциясенә Әхтәмов урамы буенча 24 нче йортта яшәүчедән шикаять килде.  Торак-коммуналь хезмәтләр өчен счетлар түләнә, ә йорт акрынлап җимерелә бара. Инспектор теркәп куйды: подъездлардагы буяулар бөтенләй диярлек коелган, штукатур катламындагы ярыклар, почта тартмалары аяныч хәлдә.

Элегрәк ИК директоры 2 ай элек шул ук статья буенча административ җаваплылыкка тартылган иде инде. Шуңа күрә кабат бозганга күрә аңа 50 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.   Икенче тапкыр, кабат бозу очрагында, директорның гаилә бюджетын шактый зур суммага киметеләчәк.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International