Тукайлылар кайнар су температурасына түзәргә катгый риза түгелләр: ул чак кына җылы. Торак инспекциясе мондый позицияне хуплый. Нормативлар бар, һәм беркем дә аларны игътибарсыз калдырырга хокуклы түгел.
Ә Тукай районының Нефтебаза поселогында Үзәк урамындагы 1 һәм 2 нче йортларда милекчеләрнең торак хокуклары бозылган. Инспектор краннан су температурасын үлчәде: 2 нче йортта ванна бүлмәсендә су температурасы + 37,1 градус, 1 нче йортта кайнар су температурасы + 55,7 градус тәшкил итә.
Бу йортларда яшәүчеләр 3 ел элек җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә турыдан-туры «Тукай Тепло Газ» ҖЧҖ белән килешү төзергә карар кылганнар. Хезмәт күрсәтүче санитар-эпидемиологик нормалар һәм кагыйдәләр өлкәсендәге закон таләпләрен үтәргә, шул исәптән тиешле температураны тәэмин итәргә тиеш.
Кулланыла торган су белән тәэмин итү системасына бәйсез рәвештә, кайнар суның температурасы плюс 60 градустан түбән һәм 75 градустан югары булмаска тиеш. Термометр күрсәткечләре «Тукай Тепло Газ» оешмасының үз бурычларын тиешенчә үтәмәвен исбатлады.
Шуңа күрә оешма директоры РФ КоАП 7.23 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 5000 сум күләмендә штраф билгеләнде. Моннан тыш, киләчәктә закон бозуларга юл куймау һәм контрольне көчәйтү турында күрсәтмә дә бирелде. Суның температурасы нормага кадәр җиткерелгән. Татарстанның Торак инспекциясе кайнар су краныннан су температурасы плюс 40 градустан түбән булса, мондый су салкын дип санала, дип искәртә.
Шуңа бәйле рәвештә түләү дә салкын су өчен барырга тиеш. Әгәр идарәче оешма шикаятьләргә җавап бирмәсә, Инспекциягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ТР ДТИ матбугат хезмәте