Торак инспекциясендә online кабул итү башланды

2024 елның 13 декабре, җомга

Автокалада яшәүче ханым республиканың Торак инспекциясе җитәкчелегенә кабул итүгә эләгергә теләгән. Якын арада Чаллыга чыгу планлаштырылмаганга күрә аның өчен online кабул итү оештырылды. Заманча технологияләр ярдәмендә мөрәҗәгать итүче үз фатирыннан Инспекция башлыгы урынбасарлары Елена Арефьева һәм Наталья Воронская белән аралашты.

Ханым Ш.Усманов урамындагы 118 нче йортта яши. Гомумйорт мөлкәтен карап тоту һәм капиталь ремонт барышы буенча түләүләргә кагылышлы дәгъвалары күп. Мөрәҗәгать итүче аның шикаятьләрен идарәче компания игътибарсыз калдыра дип раслый. Инспекторлар йортка тикшерү белән киләчәк, аның нәтиҗәләре буенча чаралар күреләчәк.

Исегезгә төшерәбез:  online кабул итүгә язылып була. Казанда яшәмәсә дә, республика Торак инспекциясе җитәкчелегенә шәхси кабул итүгә язылырга теләүчеләр өчен дистанцион кабул итү оештырылачак. «Татарстан Торак инспекациясе» чатында Telegram аша  «Оnline кабул итүгә язылырга» кирәк, аннары чат модераторы элемтәгә кереп, язу өчен кирәкле мәгълүматларны сораячак.

Бер ел эчендә барлыгы 477 кеше шәхси кабул итүгә килде, шуларның 220се – баш торак инспекторы тарафыннан кабул итүгә.

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International