Казанлылар игътибарына: идарәче компанияне алмаштыру турында чираттагы беркетмәләр килде

2024 елның 13 декабре, җомга

Татарстанның Торак инспекциясе Казан халкына мөрәҗәгать итә: Инспекциягә лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләре килде. Сорау: казанлылар чыннан да идарәче компанияне үзләре алмаштырырга булганнармы?

Җыелыш беркетмәсе нигезендә, Шаляпин урамындагы 26 нчы йорт милекчеләре күпчелек тавыш белән үз мөлкәтләрен «УК Сервис Индустрия» ҖЧҖ идарәче оешмасына ышанып тапшырырга карар кылган. Шулаймы бу? Берткемәләрдә барысы да дөресме? Хәзер җаваплы момент. Алга таба бу йортка башка ИК хезмәт күрсәтәчәк.

Әгәр фатир хуҗалары әлеге идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмаган, тавыш бирмәгән, бюллетеньнәрне имзаламаган икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Актив гражданлык позициясе күрсәтүегезне сорыйбыз. Гомуми җыелышларны «Госуслуги. Дом» мобиль кушымтасы ярдәмендә уздырырга киңәш итәбез. Бу очракта беркетмәләрне ялганлап ясау мөмкинлеге юк.

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International