Лицензия таләпләрен бозган өчен

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Казанда «Новые Горки» торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе директоры административ җаваплылыкка тартылды. Идарәче компаниягә Академик Парин урамындагы 16 нчы йортта яшәүче хатын зарланды.

Мөрәҗәгать итүче күрсәткән барлык фактлар да расланды: подвалда су эзләре, отмостка астында грунт ишелгән, отмостка һәм цоколь арасында ярык, гомуми файдаланудагы урыннар чүпләнгән, подъездлардагы стеналардан буяу катламы купкан, баскычлар китек.

Россия Дәүләт төзелеш күзәтчелеге карары белән билгеләнгән кагыйдәләрнең берсендә болай дип әйтелә: торак фондын кышка әзерләгәндә фундаментны тиешенчә гидроизоляцияләүне тәэмин итәргә кирәк, ярыклар ясалырга тиеш.

Отмостканың төп функциясе – йорт астындагы грунтны явым-төшемнәрдән, кар һәм грунт суларыннан саклау. Әгәр аны санга сукмасаң, дым фундаментны юдырып, аны акрынлап җимерәчәк. Шулай ук подвалга үтеп керәчәк, нәтиҗәдә стеналарда күгәрек һәм гөмбәчек барлыкка киләчәк. 

Баскыч мәйданчыкларында көнкүреш әйберләрен, җиһазларны һәм башка әйберләрне урнаштыру рөхсәт ителми. Ә подъездларны ремонтлау ешлыгы – тузуга карап, 3-5 елга 1 тапкыр.

Лицензия таләпләрен бозган өчен «Новые горки» идарәче компаниясе директорына кисәтү белдерелде. Тагын бер беркетмә, һәм икенче тапкыр җәза штрафка әйләнәчәк. 

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International