Һәр ай саен татарстанлылар үз йортларын капиталь ремонтлауга фатирларының квадрат метрыннан 7 сум 70 тиен акча бүлеп бирә. Тариф Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган. Кертемнәр ике копилканың берсенә: төбәк операторына һәм махсус банк счетына җибәрелә.
Республикада 18100 күпфатирлы йорт бар, шулардан 977 йортның милекчеләре махсус счет, ягъни «шәхси казна» ачарга карар кылганнар. Калганнары үз акчаларын «Торак-коммуналь хуҗалык фонды» КО капиталь ремонт регоператорына ышанып тапшырган, ягъни «гомуми казан»га салып баралар.
3,3 мең квадрат метр мәйданлы дүрт подъездлы биш катлы йортны комплекслы капиталь ремонтлауга 2024 ел бәяләрендә уртача 27 млн.сум таләп ителә. Тугыз катлы йортның мәйданы 8,2 мең «квадрат» – 40 млн.сум.
Шулай итеп, 1 квадрат метрдан минималь кертем 7,70 сум булганда, биш катлы йорт милекчеләренә – 87 ел, ә тугыз катлы йорт милекчеләренә 38 ел кирәк булачак. Әлбәттә, шулай күп көтәргә туры килми, «гомуми казан» шул максатларда булдырылган да.
2025 елда, мәсәлән, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында 15 йорт ремонтланачак. Алар арасында Тэц урамы буенча 11б йорт та бар. Планда барлык инженер системаларын алмаштыру, түбә, фасад. Копылов урамындагы 14нче йортта капиталь ремонт этаплап башкарыла, киләсе елга түбәләрне алмаштыру һәм фасадны яңарту планлаштырыла. Проект милекчеләрнең гомуми җыелышында карала. Подрядчыларны регоператор яллый.
«Шәхси казна» акчаны үз йортыңа гына сарыф итәргә, подрядчыларны үзләренә ялларга һәм ремонт барышын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Әмма акча җитмәскә мөмкин, кредит кирәк булачак.
Татарстанда ел саен меңгә якын күпфатирлы йорт яңартыла. Программа эшләү дәверендә 2008 елдан башлап республиканың торак фондына 90 млрд сумга якын акча тотылган, аның 53 млн квадрат метры ремонтланган.
ТР ДТИ матбугат хезмәте