Татарстан Торак инспекциясенә Алабуга шәһәреннән шикаять килде: Пролетар урамындагы 32 нче йорт янында чүплек барлыкка килгән. Йортта яшәүчеләрне эре габаритлы калдыкларның мәйданчыкта җыелуы, айлар буе «Гринта» ҖЧҖнең чүп-чарны чыгармавы борчый. Подъезд каршында иске җиһазлар, капчыкларга җыелган яфраклар һәм башка калдыклар җәелеп ята иде. Шикаятьтә тасвирланган бөтен копмлектны торак инспекторы да күрде.
Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозган өчен төбәк операторының каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча вазыйфаи заты РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм штраф салынды.
ТР ДТИ матбугат хезмәте