Хезмәте өчен: Ирек Фәйзуллин Александр Тыгинга Россия Төзелеш министрлыгы Рәхмәтен тапшырды

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Санкт-Петербург шәһәрендә торак фондын капиталь ремонтлау һәм эксплуатацияләү буенча Бөтенроссия форумы тәмамланды. Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин форум эшендә катнашты.

Фокуста – күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауның энергия нәтиҗәлелеген арттыру, капиталь ремонтның региональ программалары кысаларында КФЙ техник тикшерү уздыруга таләпләрне көчәйтү, шулай ук эшләр үтәлешенә төзелеш контролен оештыру темалары.

Пленар сессиядә РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. 

Үзенең чыгышында Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Санкт-Петербургның Форумны уздыру урыны итеп очраклы гына сайланмавын билгеләп үтте. Шәһәрдәге күпфатирлы йортларның 36% өлеше мәдәни мирас объектлары булып тора, һәм һәр төбәк мондый объектларга капиталь ремонт ясаганда килеп чыга торган чакыруларга юлыга. 2023 елда норматив базага әлеге объектларны капиталь ремонтлау процессын һәм бәясен оптимальләштерергә мөмкинлек бирә торган үзгәрешләр кабул ителде.

«Түбәләргә һәм подвалларга таләпләр, баш-аякларга караган кебек, алар җылыда булырга тиеш. Бу объектларның бездә яшәве, үсүе өчен нигез булып тора, һәм без системалы рәвештә аларга тиешле акчаларны кертеп торабыз. Әгәр бүген челтәрләргә һәм объектларга мөнәсәбәтне һәм якын килүне үзгәртмәсәк, чыгымнар бүгенгегә караганда да күпкә күбрәк булачак», - диде Ирек Фәйзуллин.

Ирек Фәйзуллин ассызыклаганча, төбәк һәм федераль командаларның, сенаторларның, депутатларның үзара хезмәттәшлеге системалы чараларны уңышлы гамәлгә ашыру һәм законга үзгәрешләр кертү өчен ачкыч булып тора. Шул ук вакытта торак белән идарә итү өлкәсен җайга салуны камилләштерү мөһим бурыч булып тора. РФ төбәкләренә торак-коммуналь хуҗалык тармагында идарәче оешмалар эшчәнлеген контрольдә тоту өлешендә барган процессларга игътибарлы булырга кирәк.

Шулай ук Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы торак фонды объектларын авария хәлендә дип тану өлешендә норматив базага үзгәрешләр кертү турында хәбәр итте һәм җылыту чорына әзерлек буенча масштаблы эш алып баруны билгеләп үтте, ул Ростехнадзор һәм дәүләт торак күзәтчелеге органнары вәкилләренең объектларны кабул итү өлешендә катнашуын һәм аварияләргә каршы тренировкаларны үз эченә ала.

Форум азагында Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырды. Татарстан Торак инспекциясе башлыгының эше билгеләп үтелде: Россия Федерациясендә намуслы һәм нәтиҗәле дәүләт граждан хезмәте өчен Ирек Фәйзуллин Александр Тыгинга Россия Төзелеш министрлыгы Рәхмәтен тапшырды.

 

Россия Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International