Капиталь ремонт буенча төбәк операторына чираттагы дәгъвалар

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Мамадыш шәһәренең Төзүчеләр урамындагы 1 нче йортта яшәүчеләр урам ягындагы җил көчен түбә дөбердәвеннән бәялиләр. Монда капиталь ремонт ясалган, әмма милекчеләрнең сөенече озакка бармаган. Һава начар булганда түбә шыгырдый.

Бу йортта капиталь ремонтка мониторинг үткәрү барышында инспекторлар кайбер хокук бозуларны ачыкладылар. Подрядчы парапетның һәм вентиляция шахталарының цинкланган өслеген салганда килештерелгән проекттан тайпылган. Каплама тоташкан урыннарда беркетү зәгыйфь булганлыктан, җил булганда тышлык тавышлар чыгара. «ТР ТКХ фонды» коммерциячел булмаган оешмасының капиталь ремонт буенча төбәк операторына кагыйдә бозуны бетерү буенча күрсәтмә чыгарылды.

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International