Татарстанның Торак инспекциясе күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауның барышын тикшереп тора.
Быел 2,2 меңгә якын тикшерү уздырылды. 679 хокук бозу очрагы ачыкланңы: куркынычсызлык техникасы, эшләрнең сыйфаты һәм түбән дәрәҗәдә оештырылуы, срокларны үтәмәү һ.б. Барлык ачыкланган хокук бозулар буенча чаралар күрелде – региональ оператор һәм башкарма комитет адресына кисәтүләр, хатлар җибәрелде. 312 хокук бозу очрагы бетерелгән.
Кичә Менделеевск шәһәренең Ушковлар урамындагы 1нче йортта инспектор подрядчы тарафыннан түбәсен ремонтлаганда җибәрелгән хокук бозуларны ачыклады. Төзүчеләрнең ялгышлары аркасында җылы һава салкын чормага үтеп керә, һәм түбәнең гидро-җилдән саклаучы катламында интенсив конденсат хасил итә.
Югары дымлылык чормада күгәрек барлыкка килү белән яный, һәм өйгә күп миллионлы кертемнәрнең нәтиҗәсе булмаячак. «ТР ТКХ фонды» КО төбәк операторына хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә чыгарылды.
Бер ел эчендә Инспекция тарафыннан «ТР ТКХ фонды» коммерциясез оешмасына карата 51 тикшерү уздырылды, 38 күрсәтмә бирелде. 19 буенча тикшерү үтәү срогы тәмамланмаган – алар инспекция контролендә, 13 күрсәтмә үтәлмәгән.
Күрсәтмәне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча 13 беркетмә төзелде. Материаллар җәмәгать судына җибәрелде. 8 материал буенча «ТР Торак-коммуналь хуҗалык фонды» КО 80 000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.
ТР ДТИ матбугат хезмәте