Татарстанлыларны республика башкарма хакимият органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле буенча онлайн-тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз. Тавыш бирүдә республиканың алты министрлыгының максатларын һәм бурычларын сайларга мөмкин.
Онлайн-тавыш бирү 7 декабрьгә кадәр «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында һәм Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштырулар» бүлегендә әлеге сылтама буенча үткәрелә: https://open.tatarstan.ru/polls.
ТР ДТИ матбугат хезмәте