Зеленодольскида «Осиново» ИК ҖЧҖ башлыгы күпфатирлы йортның җылыту системасына салкын караган өчен штрафка тартылды. Татарстанның Торак инспекциясенә Гагарин урамындагы 2нче йортта яшәүчедән шикаять килде, инспекторлар тикшерү белән чыктылар.
Контроль-күзәтчелек чарасының төп максаты – подвал. Анда ике бик җитди проблема ачыкланды: җылылык үткәргечнең җылылык изоляциясе зарарланган һәм торбаны өйгә керткән өлешендә герметизация юк.
Җылылык үткәргеч торбаларының җылылык изоляциясе зарарлану җылылык югалтуга һәм системаның икътисадый нәтиҗәсе кимүгә китерә.
Торба керткәндә герметизация булмау подвалга су үтеп керә башлау белән куркыныч. Бу вакыт узу белән диварларның җимерелүенә, күгәрек барлыкка килүгә, торбаүткәргечләрнең коррозиясенә һәм нәтиҗәдә – зур ремонт чыгымнарына китерәчәк.
Идарәче компания директоры административ җаваплылыкка тартылды, 51 мең сумлык штраф салынды. Моннан тыш, хокук бозуны бетерү турында күрсәтмә дә бирелде.
ТР ДТИ матбугат хезмәте