Бөгелмә шәһәренең Юбилей урамындагы 12 нче йорт Татарстан Торак инспекциясенең игътибар үзәгенә йортта яшәүчеләрнең зарлануыннан соң килеп эләкте: йортның фасады җимерек, фатирларда – күгәрек. Инспекция башка җитди хокук бозуларны да ачыклады.
Фасадның тышкы өслегенең җимерелүе шунда ук сизелә. Һәм бу бинаны бозып кына калмый, ә яшәүчеләргә дә уңайсызлык тудыра. Идарәче компаниягә фасадны ПиН нигезендә 2025 елның 13 июненә кадәр тиешле кыяфәткә китерергә күрсәтмә бирелде.
Тикшерү барышында башка җитди хокук бозулар да ачыкланды:
-җылылык белән тәэмин итү системасында контроль-үлчәү приборлары, атап әйткәндә, манометрлар юк,
- үзәк җылыту торбаүткәргечләренең җылылык изоляциясе төзек түгел,
- чорма тәрәзәләрендә рәшәткәләр юк, ягъни подвалга үтеп керүе җиңел,
- фасадтагы панельләр тоташкан урыннардан дым һәм салкын керә.
Манометр торак йорт эчендәге төрле нокталарда җылылык китерү матдәсенең басымын үлчи. Әгәр керү һәм чыгу басымының аермасы җитәрлек булмаса, хезмәт күрсәтүче батареялар кайнар булсын өчен кирәкле басымның үзгәрүен тәэмин итәргә тиеш. Әлеге үлчәү приборы коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү өчен кирәк.
Идарәче компания бозуларны декабрьдә бетерергә тиеш.
ТР ДТИ матбугат хезмәте