Татарстан Торак инспекциясенә еш кына йортта капиталь ремонт үткәрелмәве турында ачулы хәбәрләр килә. Мәсәлән, Казанның Северополюс урамындагы 30 нчы йортта яшәүче хатын-кыздан.
«Авиатөзелеш районының Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе хатлар гына яза. 1987 елгы йорт, 20 елдан артык ремонт күрмәгән. Күршедәге Айдаров урамындагы 1987 елда төзелгән 18,20,22,24,24 а номерлы йортларга ремонт ясалган! Хәтта тәрәзә рамнарын да алыштырганнар. Ә бездә нигә юк?» – дип язган хатын.
Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларның барысы да капиталь ремонт программасына кертелгән. Хәтта, яңа төзелгәннәре дә.
Ел саен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм башкарма комитетлар әлеге программаны актуальләштерә. Ниндидер йортлар программадан чыгарыла, чөнки авария хәлендә дип таныла, яңаларын кертәләр.
Капиталь ремонт я этаплап башкарыла, я озак айларга тулысынча масштаблы реконструкция үткәрелә. Мисал өчен, Северополюс урамындагы 30 нчы йортта этаплап:
- 2010 елда йортка кайнар су белән тәэмин итүне исәпкә алу приборлары куелган;
- 2012 елда лифтларны алмаштырганнар;
- 2021 елда түбә төзекләндерелгән;
- 2037 елга лифтларны ремонтлау һәм алмаштыру планлаштырыла;
-2043 елга тулысынча капиталь ремонт, түбәдән тыш, ул инде ремонтланган.
Ни өчен кайбер йортларда барысы да берьюлы, икенчеләрендә өлешләп башкарыла? Йортның искерүенә бәйле. Мөгаен, бу йорт күршеләренә караганда күпкә ныграктыр.
Сезнең йортка кайчан капиталь ремонт ясалачагы турындагы мәгълүмат Торак-коммуналь хуҗалык ДМС системасында урнаштырылган. Сайтның төп битендә «Электрон сервислар» бүлегендә «Йортның капиталь ремонты турында белергә» дигән юлга басарга кирәк.
Аннары РФ субъектын – Татарстан Республикасын, шәһәрне, урамны һәм йорт номерын күрсәтергә кирәк. Аннары «Табарга» төймәсенә басарга.
Алынган мәгълүмат канәгатьләндермиме? Вакытын иртәрәк күчерергә телисезме? Бу мөмкин хәл! Республикада әле кыска вакытлы программа да бар. Милекчеләр капиталь ремонтны иртәрәк вакытка күчерергә мөмкин. Моның өчен милекчеләрнең гомуми җыелышын үткәрергә, вакытны күчерү турында карар кабул итәргә кирәк. Бер беркетмәне үзегезнең идарәче компаниягә, икенчесен башкарма комитетка (нәкъ менә башкарма комитет срокларны күчерү турында карар кабул итә) һәм безгә, Татарстанның Торак инспекциясенә китерергә кирәк.
Әмма идарәче оешма йортка агымдагы ремонтны ясарга тиеш. Акча булмаганга баш тарта, биредә яшәүчеләр арасында бурычлылар күпме? Бурычлылар белән эшләү – аларның бурычы. Әгәр идарәче оешма эшләми икән, безгә языгыз. Торак инспекторларының нәтиҗәле ысуллары бар, вазыйфаларын үтәргә күндерербез.
ТР ДТИ интернет-кабул итү бүлмәсе: https://gji.tatarstan.ru/priem.htm
Электрон почта: tatgi@tatar.ru
Адресы: Казан шәһәре, Б.Красная ур., 15/9 йорт.