Татарстанның Торак инспекциясе янә Бөгелмә халкына мөрәҗәгать итә: Инспекциягә лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләре килде. Сорау: бөгелмәлеләр чыннан да үзләре сайлаганмы?
Җыелышлар беркетмәләре нигезендә, әлеге йортларның милекчеләре:
- Авыл хуҗалыгы техникасы урамы, 11 й., 9 й.,
- Крылов ур., 9А й. ,
- Чайковский ур., 2А й., 2 й.,
- Г.Гафиятуллин ур., 40 й.,
- М.Горький ур., 2 й.,
- Г.Тукай ур., 75 й.,
- Рудаков ур., 20 й.,
- В. Ленин ур., 2 й.
Күпчелек тавыш белән үз мөлкәтләрен «Добродом»ИК» ҖЧҖ идарәче оешмасына ышанып тапшырырга булганнар.
А.Герцен урамындагы 30, 32 к2, 32 к1 йортларның милекчеләре «Луч» ИК ҖЧҖ сайлаганнар. Шулай ук «Луч» оешмасыннан әлеге йортлар белән идарә итү турында лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гаризалар карала.
Беркетмәләр нигезендә А.Герцен урамы, 113, Г.Гафиятуллин урамы, 42 йорт милекчеләре «Антей» ИК» ҖЧҖ сайлаганнар. Моннан тыш, әлеге йортлар буенча инспекциядә «Антей» ИК» ҖЧҖ оешмасыннан әлеге йортлар белән идарә итү турында лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гаризалар карала.
Моннан тыш, Инспекциягә әлеге идарәче компанияләрдән әлеге йортлар белән идарә итү турында лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гаризалар да килде. Ягъни барлык өч идарәче компания дә бу йортлар белән идарә итүгә законлы хокуклары турында белдерә.
Шулаймы бу? Берткемәләрдә барысы да дөресме? Хәзер җаваплы момент.
Әгәр фатир хуҗалары әлеге идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмаган, тавыш бирмәгән, бюллетеньнәрне имзаламаган икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Актив гражданлык позициясе күрсәтүегезне сорыйбыз.
Гомуми җыелышларны «Госуслуги. Дом» мобиль кушымтасы ярдәмендә уздырырга киңәш итәбез. Бу очракта беркетмәләрне ялганлап ясау мөмкинлеге юк.
ТР ДТИ матбугат хезмәте