Казанча экономия: 3000 урынына 35000

2024 елның 22 ноябре, җомга

Саран кеше ике тапкыр түли, диләр, ә казанлылар берничә тапкыр күбрәк. Газ машинасын чакыруга 3000 сумны янга калдыруны өстен күреп, газ колонкасын үзләре алмаштыралар. Ә нәтиҗәдә янчык бик нык арыга.

Казанда йорт «белгече» гаебе белән чираттагы мәртәбә газ сүндерелде. Яңадан газ белән җылыту колонкасын үз белдеге белән урнаштыру, яңадан шланглар буталган, һәм яңадан йорт эчендәге газүткәргечкә су эләккән.  Бу юлы Яңа Азин урамы буенча 10 нчы йортта.

Газ хезмәте кыска вакыт эчендә авария нәтиҗәләрен бетерә, ә счетны гаепле кешегә түләттерә. Торгызу эшләренең бәясе сүндерелә торган фатирлар һәм башкарыла торган эшләр санына бәйле. Бу уртача 10 мең сумга төшә. Максималь тариф – 30 мең сумнан артык. Өстәвенә, үз белдеге белән тоташтырган өчен, Торак инспекциясеннән дә штраф.

 Быел штрафлар 5 тапкырга артты. Газ җиһазларын үз белдеге белән урнаштырганда яки алмаштырганда физик затларга — 5 меңнән 10 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 25 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салына. Ягъни, 3 мең сумны янга калдырырга тырышып, 35 һәм хәтта 40 мең сумнан да мәхрүм калырга мөмкин.

«Казаньгоргаз» ЭҖИ мәгълүматлары буенча, быел Казанда газүткәргечкә су эләгүнең 57 очрагы теркәлгән. Финанс чыгымнарыннан тыш, мондый вәзгыять нәрсә белән яный? Газ җиһазлары ватылачак, ә тәрәзәнең теге ягында салкыннар торса - торбалар бозланачак, һәм бөтен йорт зәңгәр ягулыксыз калачак. Бу әле иң яхшы очракта.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International