Газ хезмәткәрен кертмәсәң – 5 мең

2024 елның 22 ноябре, җомга

Әлмәт шәһәренең Поселковая урамындагы йорт хуҗабикәсе «Альметьевскгаз» ЭҖИ хезмәткәрләренә газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү үткәрергә мөмкинлек бирмәгән. Кунакчылсызлык һәм шартнамә шартларын үтәмәү аңа 5 мең сумга төшәчәк. Ханымга штраф язылды.

Исегезгә төшерәбез, быел Административ хокук бозулар турында РФ кодексның «Йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз файдалануны һәм карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрен бозу» 9.23 ст. төзәтмәләр үз көченә керде. Газ плитәләренә, котелларга һәм счетчикларга хезмәт күрсәтүгә шартнамә төземәгән өчен, газ хезмәткәрен фатирга кертмәгән өчен, газ җиһазларын мәҗбүри алмаштырудан баш тарткан өчен штрафлар 5 тапкырга артты һәм махсус оешманы җәлеп итмичә генә алмаштырган өчен шундый ук штрафлар кертелде.

Махсуслаштырылган оешма вәкилен кертүдән баш тарту гражданнар өчен 5-10 мең сум күләмендә штраф каралган. Кабат шундый очрак кабатланса – 15-20 мең сум.

Әгәр хокук бозуларның теләсә кайсысы – шартнамә төземәү, кертмәү, җиһазларны алмаштыру/алмаштырмау – авариягә яки кешеләрнең гомеренә яки сәламәтлегенә зыян китерү куркынычы тудырса, гражданнар өчен штраф 50-100 мең сумга кадәр артты.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International