Бүлмәләрдә җылы, кухняда салкын: чистайлыларга фатирны җылытырга нәрсә комачаулаган

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Чистайлылар Татарстанның Торак инспекциясенә зарландылар: 2 айга якын идарәче компания фатирда җылылык белән тәэмин итүне җайга сала алмый.

Чистай районара торак инспекциясе хезмәткәре Циолковский урамындагы 11нче йортта булдылар. Һава температурасын үлчәделәр: бүлмәләрдә җылы, ә кухняда салкынча. Радиаторлар бераз җылы. Подвалга төшеп, җылыту торбаларының изоляциясе төзек түгеллеген, җир идәненең юеш булуын, җылылык белән тәэмин итү системасының торбаларындагы бик арматурасына ревизия үткәрелмәвен ачыкладылар.

Җылылык белән тәэмин итү системасының торбаүткәргечләрендәге бик арматурасына ревизиясистеманы тикшерү. Бик арматурасы – задвижкалар майланырга һәм буялырга тиеш. Идарәче компания системаның эшен тикшерергә тиеш, югыйсә авария очрагында кайнар суны томалый алмау куркынычы бар. Ә өйдәге батареялар суыначак.

Моннан тыш, идарәче компания подвалда төзелеш чүп-чарын туплаган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча үтәлеше контрольдә тотылган хокук бозуларны бетерүгә күрсәтмә бирелде. «Дом медиков» ИК ҖЧҖ идарәче оешмасы директоры 25000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

 

Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International