Бөтенләй шатландырмый торган бассейн

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Янә Чаллының «Строим будущее» идарәче компаниясе һәм янә подвалда «бассейн». Бу юлы Нур Баян урамындагы 23 нче йортта кайнар су торбасы шартлаган. Ләкин монда канализация шулай ук агып яткан.

Биредә яшәүчеләрнең шикаятьләре нигезендә Татарстан Торак инспекциясе тикшерү үткәрде: 5 нче подъездның бөтен подвалына су тулган. Идарәче компания, тикшерү булачагын белә торып та, подвалны киптермәгән. Ә 1 нче подъездда канализация «бассейны»ннан калган эзләр һәм каты ис.

Идарәче компания директоры РФ КоАП 14.1.3 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган иде инде, узган юлы аңа 25 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән иде. Аңа кабат беркетмә төзелде, 28 ноябрьдә эш материаллары каралачак,һәм штраф күләме турында карар кабул ителәчәк. Кабат бозган очракта җәза катгыйрак булачак.

Милекчеләрнең авария хәлләре турындагы хәбәрләрен игътибарсыз калдырырга ярамый. Подвалдагы су йорт конструкциясенә җитди куркыныч тудырырга мөмкин, димәк, кешеләргә дә.

 

      Татарстан Торак инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International