Әлмәтнең «Алсу» ИК ҖЧҖ янә Татарстанның Торак инспекциясе игътибарын җәлеп итте. Нефтьчеләр урамы, 17 нче йортта яшәүчедән шикаять килде. Инспектор 20 гә якын хокук бозу очрагын ачыклады.
Йортны карау беркетмәсендә битнең яртысында кагыйдә бозулар тасвирлана: тамбур ишекләре ябылмый, түбәдән су үтүдән калган сары эзләр, яктырту проблемалары, подвалда канализация мае, гомумйорт җылыту системасы торбаүткәргечендә коррозия, дератизация һәм дезинфекция үткәрелмәгән, вак чебеннәр һ.б.
Идарәче компания директоры РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлешендә каралган хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 25 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Инспектор билгеләгән вакытта барлык хокук бозулар бетерелергә тиеш.
ТР ДТИ матбугат хезмәте