Глава УК «Әйбәт» заплатила 50 тысяч рублей за бездействие

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның Торак инспекциясенә Түбән Кама шәһәрендә яшәүче мөрәҗәгать итте. Ул яши торган Лесная урамындагы 7 нче йортта подвал даими рәвештә су астында кала, барлык подъездлар канализация исе белән тулган. Идарәче компания бернинди чаралар күрми.

Тикшергәндә мөрәҗәгатьтә бәян ителгән фактлар расланды: подвалда канализация сулары һәм тиешле ис бар.  «Әйбәт» ИК ҖЧҖ башлыгы административ җаваплылыкка тартылды, аңа 50 мең сум штраф салынды.

Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча подвалны тәртипкә китергәннәр. Башкарылган эшләр актына мөрәҗәгать итүче кул куйган. 

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International