Чаллы районара торак инспекциясе 14 Чаллы кешесен җаваплылыкка тартты. Алар «Челныгаз» ЭҖИ хезмәткәрләренә газ плитәләренә техник хезмәт күрсәтү үткәрергә мөмкинлек бирмәгәннәр.
Исегезгә төшерәбез, быел газ җиһазларын техник диагностикалау өчен махсус оешма вәкилләрен кертмәү өчен җаваплылык катгыйланды. Торак милекчеләренә кертмәү өчен штраф биш тапкырга артты: 5-10 мең сум.
14 кешенең барысына да 10 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
ТР ДТИ матбугат хезмәте