«Доверие» ИК директоры җаваплылыкка тартылды

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

«Доверие» ИК торак инспекторларында ышаныч уятмый: директорга яңадан штраф билгеләнде. Шикаять буенча тикшерү вакытында йортта яшәүче белдергәнгә караганда күпкә күбрәк хокук бозулар ачыкланды.

Бәтке авылында Гагарин урамындагы 17 нче йортка хезмәт күрсәткәндә, ИК кайбер лицензия таләпләрен бозган. Йортның фасадында ярыклар бар, буяу катламы купкан. Өйнең бер ягында ул бөтенләй юк. Подвалда коры, ләкин канализация системасында тоз утырмалары бар. Подъездларда буяу коела, түшәмдә су басудан калган сары эзләр һ.б.

Шуңа да карамастан, кышкы шартларда файдалануга әзерлек паспорты рәсмиләштерелгән һәм имзаланган. Сорау: документ вазыйфаи затлар тарафыннан нинди нигездә имзаланган?

Моннан тыш, ИК авария-диспетчерлык хезмәте эшенә карата да дәгъвалар бар. Инженерлык системалары эшен, яшәүчеләрнең гаризаларын үтәүне беркем дә контрольдә тотмавы ачыкланды.

«Доверие» ИК ҖЧҖ торак законнары таләпләрен бозган. Директор РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 25 мең сум күләмендә штраф билгеләнде.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International