Зеленодольскида «Жилкомплекс «ИК» ҖЧҖ башлыгы су агызу торбасындагы тишек өчен штрафка тартылды. ИК директоры торак йортны карап тоту буенча үз бурычларын игътибарсыз калдырган, шуңа күрә канализация системасының торбаүткәргече ярылган һәм аның эчендәге әйбер подвалга агып чыккан.
Татарстан Торак инспекциясенә Хаҗиев урамы буенча 4 нче йортта яшәүчедән подвалдан түзә алмаслык ис килүгә карата шикаять алынды.
Инспектор подвалны тикшерде. 2 һәм 3 подъездларда канализациянең тишек торбаүткәргече ис чыгара. Тоташкан урында ярык хасил булган, аннары тишек тә барлыкка килгән. Моннан тыш, торба үткәргеч тиешенчә беркетелмәгән, ул бары тик җирдә генә ята.
Идарәче компания директоры административ җаваплылыкка тартылды, 52 мең сумлык штраф салынды. Моннан тыш, кагыйдә бозуны бетерү турында күрсәтмә дә бирелде.
ТР ДТИ матбугат хезмәте