Зәй районында капиталь ремонт тәмамланган

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Республиканың Зәй муниципаль районында капиталь ремонт тәмамланган. Быел биредә 108,3 млн сумга 20 күпфатирлы йорт ремонтланган.

Тулаем республика буенча эшләр тәртип бозулар белән бара. Иң төбе – эш графигыннан артта калу. Бүгенге көндә эшләр алып барыла:

- 294 йортның түбәсен ремонтлау буенча (үтәлеш 96%),

- 316 йортта фасадларны ремонтлау һәм җылыту буенча (үтәлеш 98%),

- 150 йортта җылылык белән тәэмин итү системаларын ремонтлау буенча (үтәлеш 99%).

Бер ел эчендә программага кертелгән йортларга 2192 тикшерү үткәрелгән, 679 хокук бозу очрагы ачыкланган (куркынычсызлык техникасы, сыйфат, эшләрнең түбән оештырылуы, срокларның үтәлмәве һ.б.). Барысы буенча да «ТКХ Фонды» КО төбәк операторына һәм башкарма комитетларга кисәтүләр һәм хатлар җибәрелгән.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International