Татарстанның Торак инспекциясе бөгелмәлеләргә мөрәҗәгать итә: Инспекциягә лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләре килде.
П.Ненастин ур. буенча, 64 нче йорт, П.Чайковский урамы буенча 2 нче йорт, В.Ленин урамы буенча 141 нче йорт буенча милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләре нигезендә күпчелек «Добродом» ИК» ҖЧҖ идарәче оешмасына үз мөлкәтен ышанып тапшырырга карар иткән. Ә Г.Тукай урамы буенча 73 нче, 75 нче йортлар, М.Горький урамы буенча 2 нче һәм Гоголь урамы буенча 53 нче йортлар «Антей» ИК ҖЧҖ сайлаганнар.
Бу шулаймы? Әгәр фатир хуҗалары әлеге идарәче компанияне сайлау буенча гомуми җыелышта катнашмаган, тавыш бирмәгән, бюллетеньнәрне имзаламаган икән, шәхсән Татарстан Торак инспекциясенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Гомуми җыелышларны «Госуслуги. Дом» мобиль кушымтасы ярдәмендә уздырырга киңәш итәбез. Бу очракта беркетмәләрне ялганлап ясау мөмкинлеге юк.
ТР ДТИ матбугат хезмәте