Кама Аланы штп. 2/04а йортында яшәүче кеше Татарстанның Торак инспекциясенә кайнар суга шикаять белән мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, краннан җылы су ага.
Инспектор үлчәгәндә ачыкланганча, ванна бүлмәсендә кайнар суның температурасы +38,80 С, кухняда +48,90 с. СанПин буенча кайнар суның минималь температурасы 60 градус, максималь температурасы 75 градус булырга тиеш.
«Наш дом Камские Поляны» ҖЧҖ идарәче компаниясе башлыгы РФ КоАПның 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 1000 сум штраф салынды.
Түбән Кама районара торак инспекциясе күрсәтмәсе буенча су температурасы нормативка кадәр җиткерелгән. Хәзер инспекторлар кайнар су өчен түләнгән акчаны милекчегә кайтаруны контрольдә тоталар. Мөрәҗәгать итүче түләүне яңадан исәпләтерргә хокуклы: температурасы 40 °C түбән булган кайнар суны биргән һәр сәгать өчен кулланылган суга салкын су өчен тариф буенча түләнә (РФ Хөкүмәтенең 354 нче карары).
ТР ДТИ матбугат хезмәте