«Елабугагаз» ЭҖИ башлыгы фатир эчендәге газ җиһазларын техник тикшерү срокларын бозган өчен җаваплылыкка тартылды.
Татарстан Торак инспекциясенә Алабуга шәһәренең Городищенская урамындагы 7нче йортта яшәүчедән шикаять килде: рәсми сайтта аның йортына техник карау уздыру турында мәгълүмат юк, техник карау да юк.
Тикшерү кысаларында инспектор «Елабугагаз» ЭҖИ тарафыннан фатир эчендәге/ йорт эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз файдалану һәм карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрен бозу фактын ачыклады, атап әйткәндә: сайтта техник карау үткәрүнең конкрет датасы һәм вакыты белән техник хезмәт күрсәтү графигы юк. Мондый эшләрне башкару сроклары өзелгән, техник тикшерү үткәрелмәгән.
«Елабугагаз» ЭҖИ җитәкчесе Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.23 ст. 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылды, 50 000 сум күләмендә штраф салынды.
ТР ДТИ матбугат хезмәте
Фото с сайта https://kazan-tr.gazprom.ru/about/branch/ehpu-elabugagaz/