Татарстанлыларга газ белән саксыз эш иткән өчен 500 мең сумга якын штраф салынды

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

Мастер-ломастер гаебе белән газны чираттагы тапкыр сүндерү: Казан кешесе газ колонкасын үзе урнаштырган. Шланглар яңадан буталган, газүткәргечтә – су.

Теләк булса яхшы да соң, әмма эш тәҗрибәсе, белем булмаса, нишләргә? Нәтиҗәдә бернинди яхшы әйбер дә килеп чыкмый, барысын да профессионаллар ярдәмендә төзәтергә туры килә. Штраф белән генә бетсә яхшы булыр иде әле ул.

Ш.Мәрҗани урамында 52 нче йортның беренче подъездында газ колонкасын үзләре урнаштырганнар. Авария хезмәте хезмәткәрләре йортны газдан өзгәннәр. Хокук бозуларны бетергәннән һәм барлык фатирларны тикшергәннән соң, газ белән тәэмин итүне торгызганнар.

Бер ел эчендә Торак инспекциясенә хезмәт күрсәтүчедән 331 материал керде, татарстанлыларга карата 117 административ эш кузгатылды, 81 кешегә 500 мең сумга якын штраф салынды.  Сәбәпләре: техник хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзүдән баш тарту, фатирга кертмәү һәм газ җиһазларын үз белдеге белән урнаштыру яки алмаштыру.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International