Казанда «ОРЖИВ-1» ИК ҖЧҖ башлыгы административ җаваплылыкка тартылды. Сәбәбе: Серов урамындагы 51/11 нче йортның торышы.
Милекчедән шикаять килде, өйгә тикшерү белән чыктылар. Ачыклаганча, подвалдагы торбаларны коррозия «ашаган». Кечкенә генә тап та куркыныч, торбаның шартлавы ихтимал. Нәтиҗә: подвалда – бассейн, биредә яшәүчеләр озак вакыт сусыз яшиләр. Аннары: балалар мәйданчыгы ватылган, подвал чүпләнгән, подъездларда идәндә плитка ватык, стилобат диварлары ага.
Стилобат – ул йортның аскы өлеше, цоколь. Төзелеш өчен урынны экономияләүне исәпкә алып, архитекторлар һәм төзүчеләр стилобатларда балалар һәм спорт зоналарын урнаштыралар. Аскы өлеше – парковка.
Идарәче компания директорына ике дәгъва: сорауга мәгълүмат бирмәде һәм биек йорт торышы начар хәлгә килүгә юл куйган. Вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылды: 50 мең сум штраф. Хокук бозуларны бетерү буенча күрсәтмәләрне үтәү мәҗбүри.
ТР ДТИ матбугат хезмәте