Татарстанның Торак инспекциясе Бөгелмә, Әлмәт, Зеленодольск һәм Чистай шәһәрләрендә гражданнарны кабул итте. Нәкъ менә шушы шәһәрләрдән җылыту сезоны стартына шикаятьләр иң күбе килгән иде. Инспекция башлыгы Александр Тыгин бөгелмәлеләр белән очрашты.
Күчмә кабул итүләрне республиканың барлык министрлыклары һәм ведомстволары үткәрә. Торак инспекциясе кабинет белән генә чикләнмәде: кабул итүне татарстанлыларның өйләренә килеп уздырды. Идарәче компанияләр вәкилләре катнашында Бөгелмәдә Воровский, Октябрь һәм Нефтьчеләр урамнарындагы йортларны карадылар. Шикаятьләр: аз гына җылы батареялар, 2019 елда үткәрелгән капиталь ремонтның сыйфаты, фатирлардагы күгәрек, подъездда җыештырылмый һ.б. Барлыгы дүрт шәһәрдә 20дән артык йортны карадылар.
Кабул итүләрдән соң берничә көн узгач, Инспекциягә ишегалларында һәм подъездларда бригадалар барлыкка килүе турында хәбәрләр килә башлады: юалар, буйыйлар, ремонтлыйлар... Идарәче компанияләрнең хокук бозуларны бетерү өчен вакыты бар әле. Срок беткәч, икенче тикшерү үткәреләчәк.
Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы билгеләп үткәнчә, күчмә кабул итүләр традициягә әвереләчәк. Безнең язмаларны күзәтегез - чираттагы күчмә кабул итү турында алдан хәбәр ителәчәк.
ТР ДТИ матбугат хезмәте