Подвалдагы антисанитария өчен 125 мең

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Химиклар урамындагы 11 нче йорт подвалында бардак һәм антисанитария кыйммәт тора: «НЕПТУН +» ҖЧҖ милекчеләрнең шикаятьләрен игътибарсыз калдырган. Хәзер 125 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш. Шулай булгач, торакларны карап тотучыларның яңа ел премияләре күләме кимиячәк.

Менделеевск кешесе шәхси кабул итүдә, Химиклар урамындагы 11 нче йортта подвал коточкыч хәлдә, ә ИК җитәкчелеге эшләми, дип зарланды. Тикшерү барышында барлык фактлар да расланды: подвал су астында, чүп өемнәре.

Идарәче компания гомумйорт милкен карап тотуда хокук бозулар өчен РФ КоАП 14.1.3 статьясы буенча 125 мең сум күләмендә штрафка тартылды. Бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә үтәлеше Инспекция контролендә.

Ел дәвамында республиканың Торак инспекциясенә күп фатирлы йортлардагы подвалларның торышына карата 842 шикаять керде. Аларның 429ы – Казаннан, 88е – Әлмәттән, 84се – Чаллыдан һәм 53се –Түбән Камадан.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International