Бер тәүлектә Казанда берьюлы 2 очрак: Гарифьянов, 26 һәм Сыртланов, 17 адреслары буенча. Ике очракта да газ җиһазларына бәйле.
Гарифьянов урамында яшәүчеләр газ исе сизеп, авария хезмәтенә шалтыратканнар. Белгечләр беренче подъездда стояктагы краннан соң тоташуның герметик булмавын ачыклаганнар. Шундук бөтен подъездны сүндереп, барлык фатирларның плитәләрен һәм колонкаларын тикшергәннән соң, газ белән тәэмин итүне торгызганнар.
Сыртланова урамындагы 17нче йортта бер фатирда яшәүче үзен начар хис итә башлаган. Ир-атның хәле начарланган вакытта су җылыту колонкасы эшли торган булган. Тикшерү вакытында вентканалда һәм тәрәзәләр ябык булганда төтен чыгаргычта тарту көче булуы, газ җиһазларының (плитә һәм колонка) төзек хәлдә булуы ачыкланган. Алга таба карау вакытында 2 нче подъезддагы стояк сүндерелгән.
ТР ДТИ матбугат хезмәте