«Фатирда салкын», - дип язган Алабуга районара торак инспекциясенә Тынычлык проспектындагы 3 нче йортта яшәүче. Өйгә җылылылык җибәрелде, әмма температура нормадан түбән - 21 градус. Моннан тыш, подвалны су баскан, һәм нәтиҗә буларак - фатирда юеш һәм бөҗәкләр. Идарәче компания күпсанлы гаризаларга җавап бирми.
Тикшерү кысаларында мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән дәлилләр расланды. «Жилкомфортсервис» ИК ҖЧҖ фатирда салкынлык өчен РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды, аңа 5 000 сум штраф салынды. Ә гомумйорт милкен, атап әйткәндә, подвалны карап тотуда хокук бозулар өчен идарәче компаниягә РФ КоАП 14.1.3 ст. буенча 125 000 сум штраф салынды.
Хокук бозуларны бетерү буенча бирелгән күрсәтмә Инспекция контролендә.
ТР ДТИ матбугат хезмәте