Сәрия Сабурская Татарстанның Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин белән берлектә 6 гражданинны кабул иттеләр.

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында гражданнарны бергәләп кабул итү узды.  Сәрия Сабурская  Татарстанның Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин белән берлектә 6 гражданинны кабул иттеләр.

Кабул итүдә гражданнар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр темасын күтәрделәр, күпфатирлы йортларның гомуми мөлкәте һәм йорт яны территорияләренең торышы белән бәйле мәсьәләләр буенча тикшерүләр үткәрүне сорадылар. Һәрбер мөрәҗәгать итүчегә аңлатмалар бирелде, ә кайбер сораулар буенча җентекләп тикшерү өчен алдагы тикшерүләр планлаштырылды.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International