Чи балкон өчен 50 мең

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Балкон өстендә аккан козырек өчен идарәче компания директорына 50 мең сум штраф салынды. Зеленодольск районының Осиново бистәсеннән республиканың Торак инспекциясенә шикаять килде: идарәче компания су агуны бетерергә тырышмый. Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 14нче йорт фатирларының берсенең балконын яңгыр баса.

Инспектор балкон козырегының гидроизоляция япмасының төзексезлеген – плитәләр арасындагы җөйнең тишек булуын ачыклады. Бу хокук бозу бөтен йортның техник яктан начар торышы турында сөйли.  Моңа «Жилсервис» ИК» ҖЧҖ директоры юл куйган.  Лицензия таләпләрен бозган өчен ИК башлыгы 50 мең сум штрафка тартылды. Кабат бозган очракта, штраф күләме артачак.

Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция контролендә тора.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International