Өйгә кайтырга өлгерергән

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Казанда яшәүче ир-ат эшеннән вакытында кайтып, фаҗигане булдырмый калган. Хатыны гаилә башлыгын каршы алмаган. Булдыра алмаган – ул һәм ике улы (2,5 яшь һәм 10 ай) газ белән агуланганнар.

Кухняда ир-ат газ плитәсенең барлык 4 конфоркасы да ачык булуын ачыклаган. Балаларны ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре республика балалар клиник хастаханәсенә, хатын-кызны 7 нче хастаханәгә алып киткәннәр. Әти һәм ир кешенең версиясе буенча, аның хатыны аңлы рәвештә газны ачкан. Биредә алар вакытлыча яшиләр, Мәүлетов урамындагы 9 нчы йортта фатирга түләп торалар. 

Плитәгә заглушка куелган. Алга таба да фатир арендага бирелерме-юкмы, милекче хәл итәчәк. Сәбәпләре тикшерелә. Шуңа да карамастан, янгын чыкмавы могҗиза булып тора. Әгәр ир-ат утны кабызса, чаткы фатирда җыелган газны кабызып шартларга мөмкин бит. Ул очракта зыян күрүчеләр шактый күбрәк булыр иде.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International