«Әгәр аннан файдаланмыйм икән, ни өчен мин лифт өчен түләргә тиеш? Мин беренче катта торам!» – мондый сораулар безгә еш килә.
Аңлатабыз.
Лифт - ул гомумйорт милке. Һәм фатир милекчеләре күпфатирлы йортның гомуми мөлкәтен карап тоту чыгымнары йөкләмәсен әлеге мөлкәткә гомуми милек хокукындагы үз өлешләренә туры китереп башкарырга тиеш (ягъни түләү фатир мәйданына бәйле). Беренче катларда яшәүчеләрне Россия Торак кодексы нормалары белән лифтка хезмәт күрсәтү һәм РФ Хөкүмәтенең 491 нче карары нигезендә азат итү каралмаган. Яллап торучылар һәм милекчеләр күпфатирлы йортта гомуми мөлкәтне карап тоту һәм агымдагы ремонтлау өчен гомуми мөлкәттән файдалану фактына бәйсез рәвештә түләү кертергә тиеш (РФ Югары Суды Пленумының 2017 елның 27 июнендәге 22 номерлы карары).
ТР ДТИ матбугат хезмәте