Алабуга районара торак инспекциясе башлыгы Лилия Фионова зур күләмле эшләргә бәя бирде

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Алабуга районы башкарма комитетында торак йортларны капиталь ремонтлау сезоны нәтиҗәләре һәм киләсе елга планнар турында фикер алыштылар. Алабуга районара торак инспекциясе башлыгы Лилия Фионова зур күләмле эшләргә бәя бирде: һәр җирдә дә барысы да шома бармаган, кисәтүләр җитди дә булган. Шуңа күрә киләсе елга заказ бирүченең дә, башкаручыларның да бурычы - капиталь ремонтны оештыру һәм уздыру өлешендә хокук бозуларга юл куймау.

Лилия Фионова киңәшмәдә катнашучыларга татарстанлыларның торакларын капиталь ремонтлауга ел саен милекчеләрнең үзләреннән дә, бюджеттан да бик зур акчалар тотылуын искәртте.

«Халыктан бер генә дәгъва да булмасын өчен барысы да вакытында һәм сыйфатлы итеп эшләнергә тиеш», - дип билгеләп үтте республиканың Торак инспекциясе башлыгы урынбасары.

Шулай ук идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан гомумйорт милеген карап тотуда хаталар өстендә эш алып барылган.  Лилия Фионова идарәче компанияләргә авария-диспетчерлык хезмәте күрсәтү тәртибе турында аңлатты. Торак инспекциясенә мөрәҗәгатьләрне анализлау күрсәткәнчә, шәһәрнең «Ачык Алабуга» бердәм диспетчерлык хезмәтендә теркәлгән мөрәҗәгатьләр тиешле контрольдә тотылмаган, заявкаларны үтәүнең сроклары уздырылган, мөрәҗәгатьләр кабатнала һ.б.

 

 ТР ДТИ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International