Фаҗигале яллар

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Республиканың берьюлы ике шәһәрендә: Казанда һәм Нурлатта газ белән тәэмин итү өзелгән. Ике очрак та – фаҗигале. 

Республика башкаласының Ленинград урамындагы 32 а йортында фатир янган. 1953 елгы ир-ат мәете табылган. Фатирда газ җиһазлары: плитә һәм колонка. Техник тикшерү мартта үткәрелгән, җиһазлар төзек хәлдә булган. Янгынның беренчел сәбәбе – тәмәке тарту. Ләкин бирегә "зәңгәр ягулык" китерү туктатылган.

Нурлат шәһәрендә Энгельс урамындагы 33 нче шәхси йортны газдан өзгәннәр.  Йортта ир-ат яшәгән. Ялларда кыз туганы килеп киткән. Ул аны аңсыз килеш тапкан.  Аның сүзләренә караганда, йортта газ исе килгән: газ плитәсе конфоркасы кабызылган булган. Ялгышмы яки очраклы рәвештәме – җавап бирүче инде юк. Ир-ат реанимациядә җан биргән.  Беренчел сәбәбе – газ белән агулану. Тикшерү эшләре алып барыла.

Торак инспекциясе кисәтә – көнкүреш газы белән сак булыгыз, газ приборларын имин эксплуатацияләү буенча барлык таләпләрне үтәгез, һәм бер-берегезне саклагыз.

 

ТР ДТИ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International